25 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «АГРОВОЛГА» Халыкара күргәзмәсенең кайчан узачагын хәбәр итте
Бик тиздән «Казан Экспо»да «АГРОВОЛГА» Халыкара күргәзмәсе узачак. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
КФУ мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны укыту өчен грантлар алачак
Казан федераль университеты 2026 елда янәдән ике республика гранты алачак. Алар математика, табигый фәннәр һәм технологияләрне тирәнтен өйрәтүче мәктәп программаларын, шулай ук аутизм белән авыручы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Яңалыклар
Татарстан Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә яңа эшләр башлап җибәрде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Луганск халык республикасының безнең карамактагы шәһәрләрендә булып кайткан.
-
Яңалыклар
Депутатлар төрле елларда эшләгән парламент җитәкчеләрен искә алды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм парламент депутатлары республика парламентының төрле чакырылыш җитәкчеләрен һәм депутатларын, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән Хөкүмәт җитәкчеләрен һәм күренекле татарстанлыларны искә алдылар.
-
МӨҺИМ
Яңа юллар, түләүле чакрымнар һәм иминлек турында
Быел Татарстан юлларында 93 миллиард сумлык эш башкарырга җыеналар. Бу – республика өчен яңа рекорд, үткән елгы белән чагыштырганда 11 миллиардка күбрәк. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гына да 154 обектта эш алып барылачак. Яңа салынган юллардан йөрү бәхете кемнәргә тәтер?
-
Яңалыклар
«Акча юк»: Гөлназ Асаева белән авариягә юлыккан биюче кыз артистны ярдәмсез калдыруда гаепләгән
Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева төркемендәге биюче Диләрә Гыйльметдинова җырчыны авариягә юлыкканнан соң ярдәм итмәүдә гаепләгән. Биюче авариядә умырткалыгының койрык сөяген сындыру сәбәпле 3 ай буе хастаханәләрдә ятып чыккан. Юл фаҗигасы 28 февральдә булган. Диләрә үзе әйтүенчә, Асаеваны ул соңгы тапкыр 7 мартта күргән.
-
Яңалыклар
Табиблар акыл теше борын куышлыгында үскән баланы газаптан коткарган
Екатеринбург табиблары акыл теше борыны эчендә үсә башлаган 14 яшьлек кыз балага операция ясаган.
-
МӨҺИМ
Ак өметләр: «Ак чәчәкләр» республика премиясенә быел кемнәр лаек булды?
– Радмир, барабанны әйләндер, – диде алып баручылар 9 яшьлек малайга.
-
Яңалыклар
Татарстанның парламент делегациясе Беларусь һәм Россия төбәкләренең XIII форумы эшендә катнаша
Бүген Беларусь һәм Россия төбәкләренең «Регионнарның икътисади хезмәттәшлеге – Беларусь һәм Россиянең тотрыклы үсеше нигезе» XIII форумы ачыла, ул ике көн дәвамында, 25 июльдән 26 июньгә кадәр, Минскида һәм Минск өлкәсендә узачак.
-
Яңалыклар
Азат Кадыйров: «Кырым лагерьларыннан күчерелгән Татарстан балалары имин шартларда»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Кырымдагы лагерьлардан Краснодар краена күчерелгән Татарстан балалары имин шартларда. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Тауларга сәяхәт: «ВТ» хәбәрчесе Кисловодск якларын күреп хозурланып кайтты
Әлеге шәһәрнең исемен татарча әйләндереп укысаң, әче су дигәнне аңлата. Чынлап та, биредә минераль суларның казаны кайнап утыра. Шәһәргә тәненә шифа, җанына тынычлык эзләп килүчеләр шактый. Сүзебез – Кисловодск турында. «ВТ» хәбәрчесе шул якларны күреп хозурланып кайтты.
-
Яңалыклар
Инсультны ачыклау өчен мобиль кушымта уйлап тапканнар
Пермь галимнәре смартфон өчен бик файдалы программа уйлап тапкан. Ул баш әйләнүнең сәбәбен һәм инсультны ачыклауга ярдәм итәчәк. Программа хәзер Пермь поликлиникасында сынау уза, дип яза «Российская газета».
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе: «Лисичанск һәм Рубежныйда ремонт һәм торгызу эшләре шәхси контролемдә тора»
Татарстан Рәисе кушуы буенча, республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Администрация җитәкчесе Әсгать Сафаров ЛНРның шефлыкка алынган шәһәрләрендә булдылар. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.
-
Интервью
Иван Гущин: «Һәр тарихи бина артында кеше тора»
Татарстанга узган ел гына да 5 миллионга якын турист килгән.
-
Яңалыклар
Белгеч Россиядә гаилә ипотекасы буенча түләүләрнең бер ярым тапкыр артырга мөмкин булуын әйтте
Әгәр ташламалы ставканың гамәлдә булу вакыты 15 елга кадәр кыскартылса, Россия заемщиклары өчен гаилә ипотекасы буенча айлык түләү бер ярым тапкыр артырга мөмкин. Бу хакта «Абзац»ка ипотека брокеры Дмитрий Ракута сөйләде.